Masa Jalan (0.00775 saat)
#161

Tafsiran ( An-Nisa' 102 ) dalam Tatar oleh Yakub Ibn Nugman - tt

[ Ий Мухәммәд г-м! Әгәр сугыш сәфәрендә сахәбәләр арасында булып, намаз укытсаң, сахәбәләр икегә бүленеп, бер яртысы коралларын алып, намаз сафына бассыннар, бер рәкәґәт укыгач, артыгыздагы дошман каршысына килсеннәр, аннары сахәбәләрнең намаз керешмәгән икенче яртысы синең белән намаз укысыннар, үзләрен саклый торган һәм сугыша торган коралларын үзләренә тагып укысыннар. (Расүл г-м сахәбәләрнең икенче яртысы белән ике рикәґәт укыды, аннары әүвәл бер рикәґәт укыган сахәбәләр белән тагын бер рикәґәт укыды. Шулай итеп, рәсүл г-мнең дүрт рикәґәт, сахәбәләрнеке икешәр рикәґәт булды). Кәферләр сезнең коралларыгыздан һәм малларыгыздан гафил булуыгызны теләп торалар һәм, аңсыздан, сезнең өстегезгә һәммәсе бергә һөҗүм итмәкче булалар. (Кәферләр киңәш иттеләр: "Мөселманнарга намаз укыган чакларында һөҗүм итик! Намаз укыганда яннарында корал булмый",дип. Шуның өчен Аллаһ: "Сугыш сәфәрендә намаз укыганда коралланып укыгыз",диде). Әгәр сезгә сугыш сәфәрендә яңгырдан җәфа ирешсә, яки сырхау булсагыз, ял иткән чакта коралларыгызны һәм калканнарыгызны куеп торуда сезгә гөнаһ юктыр. Лязем булганда сугыш коралларыгызны алыгыз! Дөреслектә Аллаһ кәферләргә хур итүче ґәзабны әзерләде. ] - Tafsiran ( An-Nisa' 102 )

[ وَإِذَا كُنْتَ فِيهِمْ فَأَقَمْتَ لَهُمُ الصَّلَاةَ فَلْتَقُمْ طَائِفَةٌ مِنْهُمْ مَعَكَ وَلْيَأْخُذُوا أَسْلِحَتَهُمْ فَإِذَا سَجَدُوا فَلْيَكُونُوا مِنْ وَرَائِكُمْ وَلْتَأْتِ طَائِفَةٌ أُخْرَى لَمْ يُصَلُّوا فَلْيُصَلُّوا مَعَكَ وَلْيَأْخُذُوا حِذْرَهُمْ وَأَسْلِحَتَهُمْ وَدَّ الَّذِينَ كَفَرُوا لَوْ تَغْفُلُونَ عَنْ أَسْلِحَتِكُمْ وَأَمْتِعَتِكُمْ فَيَمِيلُونَ عَلَيْكُمْ مَيْلَةً وَاحِدَةً وَلَا جُنَاحَ عَلَيْكُمْ إِنْ كَانَ بِكُمْ أَذًى مِنْ مَطَرٍ أَوْ كُنْتُمْ مَرْضَى أَنْ تَضَعُوا أَسْلِحَتَكُمْ وَخُذُوا حِذْرَكُمْ إِنَّ اللَّهَ أَعَدَّ لِلْكَافِرِينَ عَذَابًا مُهِينًا ] - النساء 102

#162

Tafsiran ( Al-Ahzab 50 ) dalam Tatar oleh Yakub Ibn Nugman - tt

[ Ий пәйгамбәр г-м, мөһерләрен биргән хатыннарыңны сиңа хәләл иттек, вә кәферләрдән Без синең кулыңа әсир төшергән җария хатыннардан синең кулында булганнарын сиңа хәләл иттек, вә атаң белән бертуган ир кардәшеңнең кызларын, вә атаң белән бертуган кыз кардәшеңнең кызларын, вә анаң белән бертуган ир кардәшеңнең кызларын, вә синең белән бергә Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгән анаң белән бертуган кыз кардәшеңнең кызларын сиңа хәләл иттек, дәхи мәһер алмыйча үзен сиңа һибә итүче мөэминә хатынны сиңа хәләл иттек, әгәр аш аны никахланырга теләсәң, мөэминә хатынның мәһер алмыйча үзен сиңа һибә итүе белән сиңа хәләл булуы сиңа хастыр, башка мөэминнәргә хәләл түгелдер. Тәхкыйк Без белдек, мөэминнәргә никах эшләрендә фарыз иткән нәрсәләребезне ягъни никахлана торган хатынның мөэминә булуын, вә дүрттән арттырмауны, әгәр бердән артык булса, һәрберсен тигез тәэмин итүне, вә мәһер бирүне, вә җария хатыннарга киңлек бирүебезне белдек, ягъни белеп хөкем иттек. Ий Мухәммәд г-м, мәһер бирмичә никахлануны сиңа гына рөхсәт иттек, сиңа тарлык булмасын өчен. Аллаһ мөэминнәрнең кимчелеген ярлыкаучы вә аларга рәхимле булды. ] - Tafsiran ( Al-Ahzab 50 )

[ يَا أَيُّهَا النَّبِيُّ إِنَّا أَحْلَلْنَا لَكَ أَزْوَاجَكَ اللَّاتِي آتَيْتَ أُجُورَهُنَّ وَمَا مَلَكَتْ يَمِينُكَ مِمَّا أَفَاءَ اللَّهُ عَلَيْكَ وَبَنَاتِ عَمِّكَ وَبَنَاتِ عَمَّاتِكَ وَبَنَاتِ خَالِكَ وَبَنَاتِ خَالَاتِكَ اللَّاتِي هَاجَرْنَ مَعَكَ وَامْرَأَةً مُؤْمِنَةً إِنْ وَهَبَتْ نَفْسَهَا لِلنَّبِيِّ إِنْ أَرَادَ النَّبِيُّ أَنْ يَسْتَنْكِحَهَا خَالِصَةً لَكَ مِنْ دُونِ الْمُؤْمِنِينَ قَدْ عَلِمْنَا مَا فَرَضْنَا عَلَيْهِمْ فِي أَزْوَاجِهِمْ وَمَا مَلَكَتْ أَيْمَانُهُمْ لِكَيْلَا يَكُونَ عَلَيْكَ حَرَجٌ وَكَانَ اللَّهُ غَفُورًا رَحِيمًا ] - الأحزاب 50