Runtime (0.00331 seconds)
#2

Interpretation of ( Al-Ma'idah 2 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Ий мөэминнәр! Аллаһ хаҗ кылганда үтәү белән боерган гамәлләрне калдыруны хәләл күрмәгез, хаҗ, гамәлләренең хөрмәтен төшермәгез, хаҗда фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне үтәгез, хәрам булган айларда сугыш кылмагыз, Кәгъбәтуллаһуга атап яки башка берәр мәхлукка атап корбан чалмагыз, корбанлыкларыгызга бернинди билгеләр ясамагыз, һәм Кәгьбәтулланы зиярат кылмак өчен барган кешеләрне үтермәгез һәм җәберләмәгез, алар раббыларының рәхмәтен вә ризалыгын өмет итеп баралар. Һәркайчан ихрамнарыгыздан чыксагыз, киек аулау мөбахтер. Мәсҗид Хәрамны таваф кылудан сезне туктатучы кәферләргә ачулануыгыз хактан үтүегезгә сәбәп булмасын! Ягъни алар өчен ґәебе булмаган, ул эштә катнашы булмаган каумнәрдән үч алмагыз! Ий мөэминнәр! Яхшы эшләрдә, изге гамәлләрдә гөнаһлардан, золым эшләреннән саклануда ярдәмләшегез! Әмма гөнаһлы эшләрдә һәм дошманлашуда яки золым эшләрендә һич тә ярдәмләшмәгез! Аллаһудан куркыгыз, аның вәгазьләрен, хөкемнәрен игътибарсыз калдырудан сакланыгыз! Дөреслектә Аллаһ сакланмаучылардан каты ґәзаб белән үч алучыдыр. ] - Interpretation of ( Al-Ma'idah 2 )

[ يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تُحِلُّوا شَعَائِرَ اللَّهِ وَلَا الشَّهْرَ الْحَرَامَ وَلَا الْهَدْيَ وَلَا الْقَلَائِدَ وَلَا آمِّينَ الْبَيْتَ الْحَرَامَ يَبْتَغُونَ فَضْلًا مِنْ رَبِّهِمْ وَرِضْوَانًا وَإِذَا حَلَلْتُمْ فَاصْطَادُوا وَلَا يَجْرِمَنَّكُمْ شَنَآنُ قَوْمٍ أَنْ صَدُّوكُمْ عَنِ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ أَنْ تَعْتَدُوا وَتَعَاوَنُوا عَلَى الْبِرِّ وَالتَّقْوَى وَلَا تَعَاوَنُوا عَلَى الْإِثْمِ وَالْعُدْوَانِ وَاتَّقُوا اللَّهَ إِنَّ اللَّهَ شَدِيدُ الْعِقَابِ ] - المائدة 2

#3

Interpretation of ( Al-Mumtahina 1 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Ий мөэминнәр, Минем дошманым вә сезнең дошманыгыз булган кәферләрне дус тотмагыз, ул кәферләрне яшерен дус тотсагыз вә дуслык сәбәбле пәйгамбәрнең эшеннән аларга хәбәр җибәрәсез, (Мухәммәд г-м Мәккәне алырга хәзерләнә башлагач, Хатыйб исемле монафикъ, пәйгамбәрнең ґәскәр белән Мәккәгә барачагын белдереп Сара исемле хатын артыннан Мәккә кәферләренә хат язып җибәрде. Аллаһу тәгалә Хатыйбның эшен пәйгамбәргә белдерде. Пәйгамбәрнең әмере белән берничә сахабә Сараның артыннан барып хатны алып кайттылар. Хатыйб исә гозер күрсәтеп маташты, Ґүмәр разыйяллаһу ґәнһү кылычы белән Хатыйбның башын кисәргә теләгән иде, ләкин пәйгамбәр рөхсәт бирмәде, бәлки Аллаһу гафу итәр дип). Тәхкыйк ул Мәккә кәферләре сезгә Раббыгыздан килгән хак булган Коръәнне инкяр иттеләр, расүлне вә сезне Мәккәдән чыгардылар, фәкать Аллаһуга иман китергәнегез өчен, әгәр сез Минем юлыма җиһад өчен һәм ризалыгымны эстәп чыксагыз, кәферләргә яшерен дуслык кыласыз. Мин сезнең яшергән нәрсәгезне дә һәм әшкәрә кылган эшләрегезне дә белүчерәкмен. Сездән берәрегез яшерен кәферләргә дус булса, яки мөселманнарның серен кәферләргә ирештерсә, дөреслектә ул кеше туры юлдан адашты, ягъни имансыз калды. ] - Interpretation of ( Al-Mumtahina 1 )

[ يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَتَّخِذُوا عَدُوِّي وَعَدُوَّكُمْ أَوْلِيَاءَ تُلْقُونَ إِلَيْهِمْ بِالْمَوَدَّةِ وَقَدْ كَفَرُوا بِمَا جَاءَكُمْ مِنَ الْحَقِّ يُخْرِجُونَ الرَّسُولَ وَإِيَّاكُمْ أَنْ تُؤْمِنُوا بِاللَّهِ رَبِّكُمْ إِنْ كُنْتُمْ خَرَجْتُمْ جِهَادًا فِي سَبِيلِي وَابْتِغَاءَ مَرْضَاتِي تُسِرُّونَ إِلَيْهِمْ بِالْمَوَدَّةِ وَأَنَا أَعْلَمُ بِمَا أَخْفَيْتُمْ وَمَا أَعْلَنْتُمْ وَمَنْ يَفْعَلْهُ مِنْكُمْ فَقَدْ ضَلَّ سَوَاءَ السَّبِيلِ ] - الممتحنة 1