പ്രവര്‍ത്തനസമയം (0.00388 നിമിഷങ്ങള്‍)
#8

-ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-An'am 19 ) ഉള്ളില്‍ Tatar എന്ന് Yakub Ibn Nugman - tt

[ Шәһадәт бирү гозереннән нинди шәһадәт олугъракдип сора! Әлбәттә, "әшһәдү әллә иләһә илләл-лаһү" дип шәһадәт бирү, Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә шаһит булу, башка нәрсәләргә шаһит булудан олугьрак. Әмма Аллаһуның бөтен мәхлуклар хәленә шаһит булуы бөтен Шәһадәтләрдән олугърактыр. Әйт: "Аллаһ минем белән сезнең арада шаһит, вә миңа Аллаһудан Коръән вәхий ителдесезне һәм һәрбер Коръән ирешкән каумне Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгым өчен",дип. (Курыккан кеше, Коръән белән гамәл кыла да, җәһәннәм утыннан котыла. Курыкмаган кеше Коръән белән гамәл кылмыйча җәһәннәмгә керә.) Ий метриклар! Аллаһ белән тагын бер илаһә бар дип шәһадәт бирәсезме? Әйт: "Мин Аллаһудан башка тагын бер илаһә бар дип шәһадәт бирмимен",дип, янә әйт: "Әлбәттә, ул – тиңдәше, иптәше юк бер генә илаһәдер, әлбәттә, мин сез Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрдән бизгүчемен",дип. ] - -ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-An'am 19 )

[ قُلْ أَيُّ شَيْءٍ أَكْبَرُ شَهَادَةً قُلِ اللَّهُ شَهِيدٌ بَيْنِي وَبَيْنَكُمْ وَأُوحِيَ إِلَيَّ هَذَا الْقُرْآنُ لِأُنْذِرَكُمْ بِهِ وَمَنْ بَلَغَ أَئِنَّكُمْ لَتَشْهَدُونَ أَنَّ مَعَ اللَّهِ آلِهَةً أُخْرَى قُلْ لَا أَشْهَدُ قُلْ إِنَّمَا هُوَ إِلَهٌ وَاحِدٌ وَإِنَّنِي بَرِيءٌ مِمَّا تُشْرِكُونَ ] - الأنعام 19


പരിഭാഷയെ സംബന്ധിച്ച് ആയത്ത് | 808 രചയിതാവ് | Yakub Ibn Nugman ഭാഷ | Tatar
#9

-ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Baqarah 102 ) ഉള്ളില്‍ Tatar എന്ന് Yakub Ibn Nugman - tt

[ Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң шайтаннарның сихыр белемен өйрәтүләренә дә иярделәр. (Шайтаннар сихыр китабын язып, Сөләйман г-м тәхете астына куйдылар. Сөләйман үлгәч, бер шайтан кеше сурәтендә килеп: "Әгәр Сөләйман г-м калдырган мирасын белергә теләсәгез, тәхете астын карагыз",диде. Чыннан да, тәхет астыннан бер китап табып алдылар, ул китапта сихыр белеме язылган иде. Яһүдләрнең галимнәре: "Аллаһ сакласын, бу китапка иярә күрмәгез, бу китап Сөләйман китабы түгел, ләкин бу шайтан эше",диделәр. Әмма яһүдләрнең наданнары бу Сөләйман г-мнән калган китап дип, сихырны кабул иттеләр). Сөләйман г-м кәфер булмады, ягъни ул сихыр белән шөгыльләнмәде һәм сихыр китабын язмады, әгәр бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кәфер булыр иде. Шайтаннар кәфер булдылар, чөнки сихыр китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәттеләр. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихырны да шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә өйрәтмәделәр сихырны һичкемгә, яки өйрәтсәләр, әйттеләр: "Дөреслектә без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне җибәрде сихыр белән сезне сынар өчен, әгәр сихыр белән шөгыльләнсәгез кәфер булырсыз. Сихырны өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кәфер булмагыз"дип. Фәкать кәфер булудан курыкмаган җеннәр, ир белән хатын арасын боза торган сихырны шул ике фәрештәдән өйрәнделәр. Ул сихырчылар, сихырлары белән һичкемгә зарар итүче түгелләр, мәгәр Аллаһ тәгалә теләге белән генә зарар итәрләр. Яһүдләр дә зарар итә торган, һич файдасыз булган сихырны өйрәнделәр. Шиксез, алар белделәр: Тәүратта укып, сихыр белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә Аллаһудан гәзабтан башка һичнәрсә юклыгын. Ул сихырчыларның үзләрен сихырга сатулары нинди яман сәүдә, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алдылар, әгәр белсәләр. ] - -ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Baqarah 102 )

[ وَاتَّبَعُوا مَا تَتْلُو الشَّيَاطِينُ عَلَى مُلْكِ سُلَيْمَانَ وَمَا كَفَرَ سُلَيْمَانُ وَلَكِنَّ الشَّيَاطِينَ كَفَرُوا يُعَلِّمُونَ النَّاسَ السِّحْرَ وَمَا أُنْزِلَ عَلَى الْمَلَكَيْنِ بِبَابِلَ هَارُوتَ وَمَارُوتَ وَمَا يُعَلِّمَانِ مِنْ أَحَدٍ حَتَّى يَقُولَا إِنَّمَا نَحْنُ فِتْنَةٌ فَلَا تَكْفُرْ فَيَتَعَلَّمُونَ مِنْهُمَا مَا يُفَرِّقُونَ بِهِ بَيْنَ الْمَرْءِ وَزَوْجِهِ وَمَا هُمْ بِضَارِّينَ بِهِ مِنْ أَحَدٍ إِلَّا بِإِذْنِ اللَّهِ وَيَتَعَلَّمُونَ مَا يَضُرُّهُمْ وَلَا يَنْفَعُهُمْ وَلَقَدْ عَلِمُوا لَمَنِ اشْتَرَاهُ مَا لَهُ فِي الْآخِرَةِ مِنْ خَلَاقٍ وَلَبِئْسَ مَا شَرَوْا بِهِ أَنْفُسَهُمْ لَوْ كَانُوا يَعْلَمُونَ ] - البقرة 102


പരിഭാഷയെ സംബന്ധിച്ച് ആയത്ത് | 109 രചയിതാവ് | Yakub Ibn Nugman ഭാഷ | Tatar