പ്രവര്‍ത്തനസമയം (0.00304 നിമിഷങ്ങള്‍)
#1

-ന്റെ വിശദീകരണം ( An-Nisa' 157 ) ഉള്ളില്‍ Tatar എന്ന് Yakub Ibn Nugman - tt

[ Янә аларны Аллаһ ләгънәт кылды: "Без, әлбәттә, Аллаһ расүле Мәрьям угълы Гыйсане үтердек",дигән сүзләре өчен. Алар Гыйсане үтермәделәр һәм асмадылар, ләкин аларның бер юлдашы аларга Гыйса сурәтендә күренде. (Яһүдләр киңәшләшеп Гыйсә пәйгамбәрне үтерергә карар чыгардылар, Гыйсә алардан качып бер өйгә керде, яһүдләр аның артыннан куа килделәр һәм тотып алыр өчен өйгә бер юлдашларын керттеләр, ләкин бу вакытта Гыйсәне Аллаһ күккә күтәргән иде инде. Кергән кеше өйдән Гыйсә сурәтендә чыкты, яһүдләр аны Гыйсә дип белеп, тотып астылар). Яһүдләр, әлбәттә, Гыйсә хакында ихтилафта булдылар, әгәр Гыйсәне үтергән булсак, юлдашыбыз кайда? Әгәр юлдашыбызны үтергән булсак, Гыйсә кайда, диештеләр. Аларның бу ихтилафлары, әлбәттә, занга иярүләреннән булды, алар һичшиксез Гыйсәне үтермәделәр. ] - -ന്റെ വിശദീകരണം ( An-Nisa' 157 )

[ وَقَوْلِهِمْ إِنَّا قَتَلْنَا الْمَسِيحَ عِيسَى ابْنَ مَرْيَمَ رَسُولَ اللَّهِ وَمَا قَتَلُوهُ وَمَا صَلَبُوهُ وَلَكِنْ شُبِّهَ لَهُمْ وَإِنَّ الَّذِينَ اخْتَلَفُوا فِيهِ لَفِي شَكٍّ مِنْهُ مَا لَهُمْ بِهِ مِنْ عِلْمٍ إِلَّا اتِّبَاعَ الظَّنِّ وَمَا قَتَلُوهُ يَقِينًا ] - النساء 157


പരിഭാഷയെ സംബന്ധിച്ച് ആയത്ത് | 650 രചയിതാവ് | Yakub Ibn Nugman ഭാഷ | Tatar
#2

-ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Baqarah 233 ) ഉള്ളില്‍ Tatar എന്ന് Yakub Ibn Nugman - tt

[ Аналар балаларын тулы ике ел имезсеннәр! Бу хөкем имезү хакын тулысынча үтәргә теләүче хатыннар өчен. Атага лязем була бала имезүче яки тәрбияләүче хатынны ризык һәм кием белән тәэмин итү шәригать кушканча гаделлек белән. Бер кеше дә көче җитмәгән эш белән йөкләтелмәс, мәгәр көче җиткән белән йөкләтелер. Бала анасына зарар итмәгез баланы сәбәп итеп, һәм атага да зарар итмәгез баланы сәбәп итеп, һәм ата үлеп, аның урнына калган варисне дә җәберләмәгез! Әгәр ата-ана, киңәшләшеп, баланы ике яшькә хәтле имезмәскә риза булсалар, ике яше тулмас борын имүдән туктатсалар, икесенә дә гөнаһ булмас. Әгәр балагызны башка хатынга биреп имездерсәгез сезгә гөнаһ юк, имезүче хатынга тиешле хакын бирсәгез. Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәренә хыйлафлык кылудан сакланыгыз! Яхшы белегез, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күреп күзәтүче. ] - -ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Baqarah 233 )

[ وَالْوَالِدَاتُ يُرْضِعْنَ أَوْلَادَهُنَّ حَوْلَيْنِ كَامِلَيْنِ لِمَنْ أَرَادَ أَنْ يُتِمَّ الرَّضَاعَةَ وَعَلَى الْمَوْلُودِ لَهُ رِزْقُهُنَّ وَكِسْوَتُهُنَّ بِالْمَعْرُوفِ لَا تُكَلَّفُ نَفْسٌ إِلَّا وُسْعَهَا لَا تُضَارَّ وَالِدَةٌ بِوَلَدِهَا وَلَا مَوْلُودٌ لَهُ بِوَلَدِهِ وَعَلَى الْوَارِثِ مِثْلُ ذَلِكَ فَإِنْ أَرَادَا فِصَالًا عَنْ تَرَاضٍ مِنْهُمَا وَتَشَاوُرٍ فَلَا جُنَاحَ عَلَيْهِمَا وَإِنْ أَرَدْتُمْ أَنْ تَسْتَرْضِعُوا أَوْلَادَكُمْ فَلَا جُنَاحَ عَلَيْكُمْ إِذَا سَلَّمْتُمْ مَا آتَيْتُمْ بِالْمَعْرُوفِ وَاتَّقُوا اللَّهَ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ ] - البقرة 233


പരിഭാഷയെ സംബന്ധിച്ച് ആയത്ത് | 240 രചയിതാവ് | Yakub Ibn Nugman ഭാഷ | Tatar