Temps d'exécution (0,00787 secondes)
#131

Interprétation de ( Al-Baqarah 194 ) dans Tatar par Yakub Ibn Nugman - tt


[ الشَّهْرُ الْحَرَامُ بِالشَّهْرِ الْحَرَامِ وَالْحُرُمَاتُ قِصَاصٌ فَمَنِ اعْتَدَى عَلَيْكُمْ فَاعْتَدُوا عَلَيْهِ بِمِثْلِ مَا اعْتَدَى عَلَيْكُمْ وَاتَّقُوا اللَّهَ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ مَعَ الْمُتَّقِينَ ] - البقرة 194

#132

Interprétation de ( Al-An'am 99 ) dans Tatar par Yakub Ibn Nugman - tt


[ وَهُوَ الَّذِي أَنْزَلَ مِنَ السَّمَاءِ مَاءً فَأَخْرَجْنَا بِهِ نَبَاتَ كُلِّ شَيْءٍ فَأَخْرَجْنَا مِنْهُ خَضِرًا نُخْرِجُ مِنْهُ حَبًّا مُتَرَاكِبًا وَمِنَ النَّخْلِ مِنْ طَلْعِهَا قِنْوَانٌ دَانِيَةٌ وَجَنَّاتٍ مِنْ أَعْنَابٍ وَالزَّيْتُونَ وَالرُّمَّانَ مُشْتَبِهًا وَغَيْرَ مُتَشَابِهٍ انْظُرُوا إِلَى ثَمَرِهِ إِذَا أَثْمَرَ وَيَنْعِهِ إِنَّ فِي ذَلِكُمْ لَآيَاتٍ لِقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ ] - الأنعام 99

#133

Interprétation de ( An-Nisa' 171 ) dans Tatar par Yakub Ibn Nugman - tt


[ يَا أَهْلَ الْكِتَابِ لَا تَغْلُوا فِي دِينِكُمْ وَلَا تَقُولُوا عَلَى اللَّهِ إِلَّا الْحَقَّ إِنَّمَا الْمَسِيحُ عِيسَى ابْنُ مَرْيَمَ رَسُولُ اللَّهِ وَكَلِمَتُهُ أَلْقَاهَا إِلَى مَرْيَمَ وَرُوحٌ مِنْهُ فَآمِنُوا بِاللَّهِ وَرُسُلِهِ وَلَا تَقُولُوا ثَلَاثَةٌ انْتَهُوا خَيْرًا لَكُمْ إِنَّمَا اللَّهُ إِلَهٌ وَاحِدٌ سُبْحَانَهُ أَنْ يَكُونَ لَهُ وَلَدٌ لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ وَكَفَى بِاللَّهِ وَكِيلًا ] - النساء 171

#134

Interprétation de ( Al-Baqarah 260 ) dans Tatar par Yakub Ibn Nugman - tt


[ وَإِذْ قَالَ إِبْرَاهِيمُ رَبِّ أَرِنِي كَيْفَ تُحْيِي الْمَوْتَى قَالَ أَوَلَمْ تُؤْمِنْ قَالَ بَلَى وَلَكِنْ لِيَطْمَئِنَّ قَلْبِي قَالَ فَخُذْ أَرْبَعَةً مِنَ الطَّيْرِ فَصُرْهُنَّ إِلَيْكَ ثُمَّ اجْعَلْ عَلَى كُلِّ جَبَلٍ مِنْهُنَّ جُزْءًا ثُمَّ ادْعُهُنَّ يَأْتِينَكَ سَعْيًا وَاعْلَمْ أَنَّ اللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٌ ] - البقرة 260

#135

Interprétation de ( Al-Baqarah 143 ) dans Tatar par Yakub Ibn Nugman - tt


[ وَكَذَلِكَ جَعَلْنَاكُمْ أُمَّةً وَسَطًا لِتَكُونُوا شُهَدَاءَ عَلَى النَّاسِ وَيَكُونَ الرَّسُولُ عَلَيْكُمْ شَهِيدًا وَمَا جَعَلْنَا الْقِبْلَةَ الَّتِي كُنْتَ عَلَيْهَا إِلَّا لِنَعْلَمَ مَنْ يَتَّبِعُ الرَّسُولَ مِمَّنْ يَنْقَلِبُ عَلَى عَقِبَيْهِ وَإِنْ كَانَتْ لَكَبِيرَةً إِلَّا عَلَى الَّذِينَ هَدَى اللَّهُ وَمَا كَانَ اللَّهُ لِيُضِيعَ إِيمَانَكُمْ إِنَّ اللَّهَ بِالنَّاسِ لَرَءُوفٌ رَحِيمٌ ] - البقرة 143

#136

Interprétation de ( Al-Ma'idah 2 ) dans Tatar par Yakub Ibn Nugman - tt

[ Ий мөэминнәр! Аллаһ хаҗ кылганда үтәү белән боерган гамәлләрне калдыруны хәләл күрмәгез, хаҗ, гамәлләренең хөрмәтен төшермәгез, хаҗда фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне үтәгез, хәрам булган айларда сугыш кылмагыз, Кәгъбәтуллаһуга атап яки башка берәр мәхлукка атап корбан чалмагыз, корбанлыкларыгызга бернинди билгеләр ясамагыз, һәм Кәгьбәтулланы зиярат кылмак өчен барган кешеләрне үтермәгез һәм җәберләмәгез, алар раббыларының рәхмәтен вә ризалыгын өмет итеп баралар. Һәркайчан ихрамнарыгыздан чыксагыз, киек аулау мөбахтер. Мәсҗид Хәрамны таваф кылудан сезне туктатучы кәферләргә ачулануыгыз хактан үтүегезгә сәбәп булмасын! Ягъни алар өчен ґәебе булмаган, ул эштә катнашы булмаган каумнәрдән үч алмагыз! Ий мөэминнәр! Яхшы эшләрдә, изге гамәлләрдә гөнаһлардан, золым эшләреннән саклануда ярдәмләшегез! Әмма гөнаһлы эшләрдә һәм дошманлашуда яки золым эшләрендә һич тә ярдәмләшмәгез! Аллаһудан куркыгыз, аның вәгазьләрен, хөкемнәрен игътибарсыз калдырудан сакланыгыз! Дөреслектә Аллаһ сакланмаучылардан каты ґәзаб белән үч алучыдыр. ] - Interprétation de ( Al-Ma'idah 2 )

[ يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تُحِلُّوا شَعَائِرَ اللَّهِ وَلَا الشَّهْرَ الْحَرَامَ وَلَا الْهَدْيَ وَلَا الْقَلَائِدَ وَلَا آمِّينَ الْبَيْتَ الْحَرَامَ يَبْتَغُونَ فَضْلًا مِنْ رَبِّهِمْ وَرِضْوَانًا وَإِذَا حَلَلْتُمْ فَاصْطَادُوا وَلَا يَجْرِمَنَّكُمْ شَنَآنُ قَوْمٍ أَنْ صَدُّوكُمْ عَنِ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ أَنْ تَعْتَدُوا وَتَعَاوَنُوا عَلَى الْبِرِّ وَالتَّقْوَى وَلَا تَعَاوَنُوا عَلَى الْإِثْمِ وَالْعُدْوَانِ وَاتَّقُوا اللَّهَ إِنَّ اللَّهَ شَدِيدُ الْعِقَابِ ] - المائدة 2

#137

Interprétation de ( Al-Mumtahina 1 ) dans Tatar par Yakub Ibn Nugman - tt

[ Ий мөэминнәр, Минем дошманым вә сезнең дошманыгыз булган кәферләрне дус тотмагыз, ул кәферләрне яшерен дус тотсагыз вә дуслык сәбәбле пәйгамбәрнең эшеннән аларга хәбәр җибәрәсез, (Мухәммәд г-м Мәккәне алырга хәзерләнә башлагач, Хатыйб исемле монафикъ, пәйгамбәрнең ґәскәр белән Мәккәгә барачагын белдереп Сара исемле хатын артыннан Мәккә кәферләренә хат язып җибәрде. Аллаһу тәгалә Хатыйбның эшен пәйгамбәргә белдерде. Пәйгамбәрнең әмере белән берничә сахабә Сараның артыннан барып хатны алып кайттылар. Хатыйб исә гозер күрсәтеп маташты, Ґүмәр разыйяллаһу ґәнһү кылычы белән Хатыйбның башын кисәргә теләгән иде, ләкин пәйгамбәр рөхсәт бирмәде, бәлки Аллаһу гафу итәр дип). Тәхкыйк ул Мәккә кәферләре сезгә Раббыгыздан килгән хак булган Коръәнне инкяр иттеләр, расүлне вә сезне Мәккәдән чыгардылар, фәкать Аллаһуга иман китергәнегез өчен, әгәр сез Минем юлыма җиһад өчен һәм ризалыгымны эстәп чыксагыз, кәферләргә яшерен дуслык кыласыз. Мин сезнең яшергән нәрсәгезне дә һәм әшкәрә кылган эшләрегезне дә белүчерәкмен. Сездән берәрегез яшерен кәферләргә дус булса, яки мөселманнарның серен кәферләргә ирештерсә, дөреслектә ул кеше туры юлдан адашты, ягъни имансыз калды. ] - Interprétation de ( Al-Mumtahina 1 )

[ يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَتَّخِذُوا عَدُوِّي وَعَدُوَّكُمْ أَوْلِيَاءَ تُلْقُونَ إِلَيْهِمْ بِالْمَوَدَّةِ وَقَدْ كَفَرُوا بِمَا جَاءَكُمْ مِنَ الْحَقِّ يُخْرِجُونَ الرَّسُولَ وَإِيَّاكُمْ أَنْ تُؤْمِنُوا بِاللَّهِ رَبِّكُمْ إِنْ كُنْتُمْ خَرَجْتُمْ جِهَادًا فِي سَبِيلِي وَابْتِغَاءَ مَرْضَاتِي تُسِرُّونَ إِلَيْهِمْ بِالْمَوَدَّةِ وَأَنَا أَعْلَمُ بِمَا أَخْفَيْتُمْ وَمَا أَعْلَنْتُمْ وَمَنْ يَفْعَلْهُ مِنْكُمْ فَقَدْ ضَلَّ سَوَاءَ السَّبِيلِ ] - الممتحنة 1

#138

Interprétation de ( An-Nisa' 102 ) dans Tatar par Yakub Ibn Nugman - tt

[ Ий Мухәммәд г-м! Әгәр сугыш сәфәрендә сахәбәләр арасында булып, намаз укытсаң, сахәбәләр икегә бүленеп, бер яртысы коралларын алып, намаз сафына бассыннар, бер рәкәґәт укыгач, артыгыздагы дошман каршысына килсеннәр, аннары сахәбәләрнең намаз керешмәгән икенче яртысы синең белән намаз укысыннар, үзләрен саклый торган һәм сугыша торган коралларын үзләренә тагып укысыннар. (Расүл г-м сахәбәләрнең икенче яртысы белән ике рикәґәт укыды, аннары әүвәл бер рикәґәт укыган сахәбәләр белән тагын бер рикәґәт укыды. Шулай итеп, рәсүл г-мнең дүрт рикәґәт, сахәбәләрнеке икешәр рикәґәт булды). Кәферләр сезнең коралларыгыздан һәм малларыгыздан гафил булуыгызны теләп торалар һәм, аңсыздан, сезнең өстегезгә һәммәсе бергә һөҗүм итмәкче булалар. (Кәферләр киңәш иттеләр: "Мөселманнарга намаз укыган чакларында һөҗүм итик! Намаз укыганда яннарында корал булмый",дип. Шуның өчен Аллаһ: "Сугыш сәфәрендә намаз укыганда коралланып укыгыз",диде). Әгәр сезгә сугыш сәфәрендә яңгырдан җәфа ирешсә, яки сырхау булсагыз, ял иткән чакта коралларыгызны һәм калканнарыгызны куеп торуда сезгә гөнаһ юктыр. Лязем булганда сугыш коралларыгызны алыгыз! Дөреслектә Аллаһ кәферләргә хур итүче ґәзабны әзерләде. ] - Interprétation de ( An-Nisa' 102 )

[ وَإِذَا كُنْتَ فِيهِمْ فَأَقَمْتَ لَهُمُ الصَّلَاةَ فَلْتَقُمْ طَائِفَةٌ مِنْهُمْ مَعَكَ وَلْيَأْخُذُوا أَسْلِحَتَهُمْ فَإِذَا سَجَدُوا فَلْيَكُونُوا مِنْ وَرَائِكُمْ وَلْتَأْتِ طَائِفَةٌ أُخْرَى لَمْ يُصَلُّوا فَلْيُصَلُّوا مَعَكَ وَلْيَأْخُذُوا حِذْرَهُمْ وَأَسْلِحَتَهُمْ وَدَّ الَّذِينَ كَفَرُوا لَوْ تَغْفُلُونَ عَنْ أَسْلِحَتِكُمْ وَأَمْتِعَتِكُمْ فَيَمِيلُونَ عَلَيْكُمْ مَيْلَةً وَاحِدَةً وَلَا جُنَاحَ عَلَيْكُمْ إِنْ كَانَ بِكُمْ أَذًى مِنْ مَطَرٍ أَوْ كُنْتُمْ مَرْضَى أَنْ تَضَعُوا أَسْلِحَتَكُمْ وَخُذُوا حِذْرَكُمْ إِنَّ اللَّهَ أَعَدَّ لِلْكَافِرِينَ عَذَابًا مُهِينًا ] - النساء 102

#139

Interprétation de ( Al-Ma'idah 12 ) dans Tatar par Yakub Ibn Nugman - tt

[ Дөреслектә Аллаһ бәни Исраилдән ґәһед алды Аллаһуга һәм Мусага итагать итәрсез дип, һәм аларның унике кабилә башлыкларын илче итеп җибәрдек. Аларга Аллаһ әйтте: "Мин сезнең белән бергә, кәферләрдән курыкмагыз",дип. (Бәни Исраил Фергауннән котылгач, Аллаһ аларга: "Әрихә шәһәрен сугышып алыгыз",диде. Шәһәргә якын килгәч, Муса унике кабилә башлыкларын унике кешене Әрихә халкының хәлләрен яшертен белеп кайтыр өчен шәһәргә җибәрде, кайткач каумегезгә аларның хәлләрен сөйләмәссез, миңа гына сөйләрсез, диде. Бу илчеләр шәһәргә кереп Әрихә халкын күреп куркып калдылар, чөнки алар эре гәүдәле, куәтле һәм бай иделәр. Илчеләр кайткач каумнәренә шәһәр хәлен сөйләделәр һәм сугышмаска котырттылар, мәгәр икесе бу эшне эшләмәде. Бәни Исраил бу урыңда Аллаһуга биргән ґәһеден үтәмәде). Аллаһуның алган ґәһеде янә будыр: "Ий Бәни Исраил әгәр намазларыгызны үтәсәгез, зәкятләрегезне бирсәгез, рәсүлләргә ышанып аларга ярдәм бирсәгез һәм Аллаһуга изгелекне бурычка бирсәгез, ягъни кылган изгелекләрегезне фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә кылсагыз, ул вакытта, әлбәттә, бу изге эшләрегезне яман эшләрегезгә кәффарәт кылырбыз, ягъни гөнаһларыгызны җуярбыз һәм, әлбәттә, асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертербез. Аллаһуга ґәһед биргәннән соң сездән берәү ґәһеден бозып, яки Аллаһуның әмерләрен инкяр итеп кәфер булса, ул кеше туры юлдан адашты. (Ягъни Әрихә шәһәре халкы белән сугышудан баш тартып, Аллаһуның ачуын һәм ләгънәтен алдылар). ] - Interprétation de ( Al-Ma'idah 12 )

[ وَلَقَدْ أَخَذَ اللَّهُ مِيثَاقَ بَنِي إِسْرَائِيلَ وَبَعَثْنَا مِنْهُمُ اثْنَيْ عَشَرَ نَقِيبًا وَقَالَ اللَّهُ إِنِّي مَعَكُمْ لَئِنْ أَقَمْتُمُ الصَّلَاةَ وَآتَيْتُمُ الزَّكَاةَ وَآمَنْتُمْ بِرُسُلِي وَعَزَّرْتُمُوهُمْ وَأَقْرَضْتُمُ اللَّهَ قَرْضًا حَسَنًا لَأُكَفِّرَنَّ عَنْكُمْ سَيِّئَاتِكُمْ وَلَأُدْخِلَنَّكُمْ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ فَمَنْ كَفَرَ بَعْدَ ذَلِكَ مِنْكُمْ فَقَدْ ضَلَّ سَوَاءَ السَّبِيلِ ] - المائدة 12

#140

Interprétation de ( Al-Baqarah 102 ) dans Tatar par Yakub Ibn Nugman - tt

[ Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң шайтаннарның сихыр белемен өйрәтүләренә дә иярделәр. (Шайтаннар сихыр китабын язып, Сөләйман г-м тәхете астына куйдылар. Сөләйман үлгәч, бер шайтан кеше сурәтендә килеп: "Әгәр Сөләйман г-м калдырган мирасын белергә теләсәгез, тәхете астын карагыз",диде. Чыннан да, тәхет астыннан бер китап табып алдылар, ул китапта сихыр белеме язылган иде. Яһүдләрнең галимнәре: "Аллаһ сакласын, бу китапка иярә күрмәгез, бу китап Сөләйман китабы түгел, ләкин бу шайтан эше",диделәр. Әмма яһүдләрнең наданнары бу Сөләйман г-мнән калган китап дип, сихырны кабул иттеләр). Сөләйман г-м кәфер булмады, ягъни ул сихыр белән шөгыльләнмәде һәм сихыр китабын язмады, әгәр бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кәфер булыр иде. Шайтаннар кәфер булдылар, чөнки сихыр китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәттеләр. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихырны да шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә өйрәтмәделәр сихырны һичкемгә, яки өйрәтсәләр, әйттеләр: "Дөреслектә без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне җибәрде сихыр белән сезне сынар өчен, әгәр сихыр белән шөгыльләнсәгез кәфер булырсыз. Сихырны өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кәфер булмагыз"дип. Фәкать кәфер булудан курыкмаган җеннәр, ир белән хатын арасын боза торган сихырны шул ике фәрештәдән өйрәнделәр. Ул сихырчылар, сихырлары белән һичкемгә зарар итүче түгелләр, мәгәр Аллаһ тәгалә теләге белән генә зарар итәрләр. Яһүдләр дә зарар итә торган, һич файдасыз булган сихырны өйрәнделәр. Шиксез, алар белделәр: Тәүратта укып, сихыр белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә Аллаһудан гәзабтан башка һичнәрсә юклыгын. Ул сихырчыларның үзләрен сихырга сатулары нинди яман сәүдә, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алдылар, әгәр белсәләр. ] - Interprétation de ( Al-Baqarah 102 )

[ وَاتَّبَعُوا مَا تَتْلُو الشَّيَاطِينُ عَلَى مُلْكِ سُلَيْمَانَ وَمَا كَفَرَ سُلَيْمَانُ وَلَكِنَّ الشَّيَاطِينَ كَفَرُوا يُعَلِّمُونَ النَّاسَ السِّحْرَ وَمَا أُنْزِلَ عَلَى الْمَلَكَيْنِ بِبَابِلَ هَارُوتَ وَمَارُوتَ وَمَا يُعَلِّمَانِ مِنْ أَحَدٍ حَتَّى يَقُولَا إِنَّمَا نَحْنُ فِتْنَةٌ فَلَا تَكْفُرْ فَيَتَعَلَّمُونَ مِنْهُمَا مَا يُفَرِّقُونَ بِهِ بَيْنَ الْمَرْءِ وَزَوْجِهِ وَمَا هُمْ بِضَارِّينَ بِهِ مِنْ أَحَدٍ إِلَّا بِإِذْنِ اللَّهِ وَيَتَعَلَّمُونَ مَا يَضُرُّهُمْ وَلَا يَنْفَعُهُمْ وَلَقَدْ عَلِمُوا لَمَنِ اشْتَرَاهُ مَا لَهُ فِي الْآخِرَةِ مِنْ خَلَاقٍ وَلَبِئْسَ مَا شَرَوْا بِهِ أَنْفُسَهُمْ لَوْ كَانُوا يَعْلَمُونَ ] - البقرة 102