Runtime (0.00598 seconds)
#101

Interpretation of ( Al Imran 154 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Өход кайгысыннан соң Аллаһ сезгә тыныч булган йокыны иңдерде, ул йокы Сезләрдән ихлас мөэминнәргә галиб булыр, алар тынычланып йокларлар, йокыдан соң кайгылары бетәр, куәтләре артыр, ул йокы Сезләрдән тәкъва таифәгә ирешер. Икенче таифә үзләрен хәсрәткә салды, Аллаһуга хаксыз наданлык занын кылу белән. Алар сугыш эшләреннән безгә ярдәм яки мал бармы диләр. Әйт: "Ярдәм вә мал, һәммәсе Аллаһ кулындадыр". Янә алар сиңа белдермәгән яман уйларын күңелләрендә саклыйлар, сугыш эшләрендә Аллаһудан безгә ярдәм булган булса, бу урында, әлбәттә, үтерелмәгән булыр идек диләр. Әйт: "Гәрчә өйләрегездә булсагыз да үлем белән тәкъдир ителгән кешеләр, әлбәттә, үтәчәк урыннарына чыгар иделәр". Аллаһ бу эшләрне кылды, күкрәк эчегездә булган начар уйларыгызны ачар өчен, һәм күңелләрегездәге наданлык занын ачып сезне гафу итәр өчен. Бит Аллаһ күкрәкләр эчендә булган уйларны белүче. ] - Interpretation of ( Al Imran 154 )

[ ثُمَّ أَنْزَلَ عَلَيْكُمْ مِنْ بَعْدِ الْغَمِّ أَمَنَةً نُعَاسًا يَغْشَى طَائِفَةً مِنْكُمْ وَطَائِفَةٌ قَدْ أَهَمَّتْهُمْ أَنْفُسُهُمْ يَظُنُّونَ بِاللَّهِ غَيْرَ الْحَقِّ ظَنَّ الْجَاهِلِيَّةِ يَقُولُونَ هَلْ لَنَا مِنَ الْأَمْرِ مِنْ شَيْءٍ قُلْ إِنَّ الْأَمْرَ كُلَّهُ لِلَّهِ يُخْفُونَ فِي أَنْفُسِهِمْ مَا لَا يُبْدُونَ لَكَ يَقُولُونَ لَوْ كَانَ لَنَا مِنَ الْأَمْرِ شَيْءٌ مَا قُتِلْنَا هَاهُنَا قُلْ لَوْ كُنْتُمْ فِي بُيُوتِكُمْ لَبَرَزَ الَّذِينَ كُتِبَ عَلَيْهِمُ الْقَتْلُ إِلَى مَضَاجِعِهِمْ وَلِيَبْتَلِيَ اللَّهُ مَا فِي صُدُورِكُمْ وَلِيُمَحِّصَ مَا فِي قُلُوبِكُمْ وَاللَّهُ عَلِيمٌ بِذَاتِ الصُّدُورِ ] - آل عمران 154

#102

Interpretation of ( Yusuf 69 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Бар да җыелып Йусуф янына керделәр. Йусуф кунакларны сыйларга теләде һәм алты савыт белән аш китертеп, һәр савыттан икешәр-икешәр ашыйсыз диде, һәм агалары һәр савыттан икешәрләп ашый башладылар, Бинямин бер савытка бер үзе генә калды һәм елап җибәрде. Йусуф кереп, ий Кәнганнан килгән егет, ни булды ник елыйсың дип сорагач, Бинямин: "Йусуф исемле туганым бар иде, ул исән булса аның белән бергә ашаган булыр идек, дип Йусуфны сагынып елыйм",диде. Йусуф, алай булгач, без синең белән кардәш булырбыз, әйдә икәү бергә ашыйк, дип, пәрдә артына алып керде һәм икесе бер савыттан ашадылар һәм Бинямингә үзен танытты, мин синең кардәшең Йусуфмын дип кочаклады вә кардәшләрең безгә кылган начарлыклары өчен кайгырмагыл, Аллаһ безне ташламады, диде. Аннары Йусуф Биняминне алып калыр өчен хәйлә корды: "Ий Бинямин, сине алып калыр өчен бер хәйлә уйладым ки, бер бәһалы савытны синең йөгеңә яшереп куярбыз да аннары "савыт югалды", дип, игълан итәрбез, тентегәндә савыт синең йөгеңнән чыгар да, аннары сине карак исеме белән кол итеп алып калырбыз диде. Бу хәйләгә Бинямин дә риза булды һәм шулай эшләделәр. ] - Interpretation of ( Yusuf 69 )

[ وَلَمَّا دَخَلُوا عَلَى يُوسُفَ آوَى إِلَيْهِ أَخَاهُ قَالَ إِنِّي أَنَا أَخُوكَ فَلَا تَبْتَئِسْ بِمَا كَانُوا يَعْمَلُونَ ] - يوسف 69